Татарстанда тәмәке тарту аркасында янгын килеп чыккан

Кичә, 29 июльдә, 18 сәгать 32 минутта 112 коткару хезмәте номерына
Зәй районы Иске Ялан авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Торак пунктта агач мунча янган, ялкынның яндагы башка корылмаларга да күчү куркынычы булган. Янгын сүндерелгән, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Ут тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыккан дип фаразлана.


Фикер өстәү