Дәүләт Думасы депутаты булу өчен 5 кандидат көрәшәчәк

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе бүген узган утырышта Россия Дәүләт Думасына өстмәмә сайлауга партияләр тәкъдим иткән 5 кандидатне теркәде. Тавыш бирү 28 санлы Түбән Кама округында узачак.

Утырышта кандидат итеп Андрей Колосов (ЛДПР), Олег Морозов (“Бердәм Россия”), Илнар Сираев (“Гадел Россия”), Николай Барсуков (“Коммунисты России”), Леонид Стражниковны (Коммунистическая Партия Социальной Справедливости) теркәделәр.
Билгеле булганча, Татарстанда берьюлы 4 сайлау кампаниясенә әзерлек бара. Татарстан Президентын сайлыйбыз. Түбән Кама бер мандатлы округта – Дәүләт Думасына, Алабугада исә Дәүләт Думасына өстәмә сайлау булачак. Моннан тыш, республиканың җирле үзидарә органнарына да депутатлар сайлана. Бүгенге шартларны искә алып, тавыш бирүне өч көн – 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уздыру турында карар кабул ителде. Сайлауның төп көне 13 сентябрьгә билгеләнгән.


Фикер өстәү