Электрон тәмәке шартлап 13 яшьлек малайның йөзе янган

Мәскәү өлкәсенең Химки районында 13 яшьлек егет тәмәке тартканда җәрәхәтләнән. Электрон тәмәке тартканда җайланма малайның авызына ук шартлаган.

Малайның ирене, бите һәм борыны янган. Моннан тыш, аның уң кул һәм күкрәк читлегенә зыян килә. Малайны шунда ук хастаханәгә илтәләр.

Тикшерүчеләр РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсенең 2 өлеше буенча («куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, сату яки хезмәт күрсәтү») җинаять эше кузгаткан. Хәзер алар баланың кайда электрон тәмәке алуын ачыклый.


Фикер өстәү