Татарстанда һава торышы үзгәрә: яшенле яңгыр, томан һәм җил көтелә

4 августта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан, яшен һәм көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Казанда да томан төшәчәк. Республика башкаласында шулай ук көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.


Фикер өстәү