Тиздән яңа уку елы башланачак. Балалар мәктәпкә йөреп белем алырмы? Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде журналистлар белән очрашуда әлеге сорауга ачыклык кертте.
– Әлегә Татарстанда уку елын вакытында башларга ният бар. Барлык мәсьәләләр дә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Республикада вазгыять тотрыклы. Авыруның атналык үсеш темпы 0,6, көнлек үсеш темпы – 0,5 процентны тәшкил итә. Вазгыять 1 сентябрьдә укуны башларга мөмкинлек бирә, – диде Любовь Авдонина. Белем йортлары укучылары өчен элеккечә ишекләрен ачса, биредә мәҗбүри санитар таләпләр гамәлгә керәчәк.
– Мәктәпләрдә дозаторлы антисептик, сыйныф бүлмәләрендә бактерицид нурландыргычлар (облучатель), термометрия уздыру мөмкинлеге булырга тиеш. Әле әзерләнер өчен вакыт бар, – диде ул.