Чит илдә чир йоктырсаң, нишләргә? (Роспотребнадзор аңлатмасы)

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары бүтән илгә китеп, анда авырып киткән очракта нишләргә кирәклеген һәм әлегә чит илләргә барудан ни өчен тыелып торырга кирәген аңлатты.

Любовь Авдонина әйтүенчә, авыруның беренче билгеләре сизелә башлагач ук, кичекмәстән медицина вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Кунакханәдә торасыз икән, анда медик бармы-юкмы икәнен ачыклагыз. Ресепшенга мөрәҗәгать итәргә була. Төрле илдә медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе төрлечә. Шулай да, быел чит илләргә чыкмаска киңәш итәр идем, — диде ул.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү