Помидор шикәрләнеп торсын һәм авырмасын өчен нишләргә?

Яшелчәдән күбрәк уңыш алу һәм аны авырулардан саклау өчен бакчачылар нинди генә хәйләгә бармый!

Шикәрдәй тәмле-татлы булсыннар өчен помидорларны хәзер көл эремәсе (10 литр суга бер стакан көл) белән ашларга кирәк. Һәр куак төбенә яртышар литр эремә сипсәң, шул җитә.

Августта, көннәр суыта башлагач, фитофтороз белән авырый башлаган томатларга сихәтле эремә ясап бөркү шарт. Моның өчен 1 литр суга 100 грамм тоз салып эретергә. Тозлы эремәне бөркегәннән соң үсенте яфраклары саргаеп коелачак, үсүдән туктап, бөтен көчен яшелчәне өлгертүгә тота башлаячак. Моннан тыш томатларда юка гына тоз элпәсе барлыкка килеп, инфекциянең алга таба таралуына юл куймаячак. Әмма помидорның чирли башлавын көтмичә, помидор куакларына сарымсак төнәтмәсе (бер чиләк суга 50 г сарымсак исәбеннән ясала) яки әчегән кефир эремәсе (бер чиләк суга 1 литр) бөркү хәерлерәк.

Монысы – киләсе ел өчен. Үсеш чорында (помидорлары төшкәнче) фитофторозны кисәтү максатында мондыйрак эремә ясап, үсентеләргә бөркү әйбәт. 5 литр җылы суга 1 аш кашыгы чәй содасы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы кер сабыны (уып) һәм 3 сәдәф аспирин салып болгатырга. Шушы эремәне өч атнага бер тапкыр бөркергә


Фикер өстәү