Карлыганны комбайн белән җыючы фермер: «Бер көнгә 4 тонна җиләк әзерләнде»

Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче фермер Тимур Усманов карлыган, кура җиләген… комбайн белән җыя башлаган. Аның үзенчәлеге нидә? Киләчәктә фермерның нинди уй-ниятләре бар? Бу хакта без аның үзеннән сорадык.

Фермер җиләк-җимеш белән бәйле эшчәнлеген 2016 елда башлаган. Ун гектар мәйданда башланган эш бүген 20 гектарга кадәр җиткән. Киләчәктә моның белән генә дә туктап калмаска ниятли.

– Ун гектар мәйданда – карлыган, калган яртысында кура җиләге үсә. Биредә кара карлыганның Бен Хопе, Бен Тиран һәм Тисел дигән сортлары өлгерә. Моннан тыш, бераз кара бөрлегән утырттык. Киләсе елда тагын ун гектар мәйданда кара карлыган үстерү уе бар, – диде ул.

Быел исә хуҗалыкка яңа техника – JAREK 5 комбайнын алып кайткан:

– Мин аны беренче тапкыр Польшада күргән идем. Татарстанда исә бу техника Әлмәтнең “Җиләкле алан” хуҗалыгында һәм Балык Бистәсе районындагы фермерда бар дип беләм.

Тимур Усманов әйтүенчә, комбайн эшне күпкә җиңеләйткән һәм тизләткән.

– Күз алдыгызга китерегез, 50 кеше бер көнгә бер тонна тирәсе карлыган җыя. Узган ел без шулай эшләдек тә. Ә комбайн кичә, мәсәлән, 4 тонна җиләк әзерләде. Һәм нибары өч кеше эшләде. Бер комбайн көненә 5 гектар җирдәге карлыган агачларыннан җиләк җыярга сәләтле, – ди ул техниканың уңайлыклары турында сөйләгәндә.

Карлыган уңышы тәмамланып килә икән инде. Комбайн җыйган җиләк-җимешне Мәскәүгә һәм Казан базарларына озаталар. “Курант” фермасындагы беренче уңышны күрше-тирә авыл халкы да килеп җыеп алып китә икән. Казаннан килүчеләр дә бар. Вакытлары булмаган кешеләргә җыеп та бирү хезмәте каралган. Фермер әйтүенчә, алар тиздән кура җиләген җыюга керешәчәкләр.

– Безнең кура җиләкләре кар яуганчыга кадәр җимеш бирә. Сатудан тыш, җиләк-җимешләрне үзебез эшкәртәбез. Аннан кайнатма ясыйбыз, киптерәбез, катырабыз. Кышын катырылган җиләкләрдән морс әзерлибез. Аллага шөкер, эшебез бара. Һәр хезмәттәге кебек үк авырлыгы да, җиңеллеге дә бар. Ләкин мин күбрәк рәхәтлеген күрәм. Шушы матур җәйге көннәрдә саф һавада эшләү үзе бер рәхәтлек бит, – ди Тимур.

Фермер хуҗалыгында, хуҗадан кала тагын 5 кеше эшли.

-Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү ошый. Карлыган һәм кура җиләге тәмле генә түгел, файдалы да ризык. Карлыганда С витамины бик күп. Күп продуктлар чит илдән кертелгәнлектән, без нәкъ менә экологик чиста ризыкка игътибар бирәбез. Үз җиребездә, көчле химикатлар кулланмыйча үстерелгән җиләкләребезне халык яратып куллана икән, без моңа сөенәбез генә, – ди ул.

Бәяләргә килгәндә, кара карлыганның бер килограммын 100 сумнан сатканнар. Кура җиләгенең бәясен әлегә әйтә алмады, чөнки базар куйган хакны белешеп бетерәсе бар икән.

– Безнең эшләр әлегә башлангыч стадиядә генә. Мул уңышлар алда көтәр дип өметләнәбез. Үсентеләрне дә үзебез әзерли башлыйбыз. Аларны халыкка да сатабыз. Әле тагын да киңәячәкбез, Алла боерса, – диде Тимур Усманов.

Зөһрә Садыйкова


Карлыганны комбайн белән җыючы фермер: «Бер көнгә 4 тонна җиләк әзерләнде»” язмасына фикерләр

  1. Бик шэп, элегэ кадэр карлыган жыя торган комбайн турында ишеткэнем юк иде. Яна унышлар сезгэ Тимур эфэнде! Усентелэрегезне башка тобэклэргэ дэ жибэруегез каралмадымы икэн? Бик телэп алыр идем.

Фикер өстәү