Татарстанда икенче миллион тонна ашлык суктырылды

Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылды. Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынды, бу пландагы күрсәткечнең 34 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстанда 2 миллион 26 мең тонна ашлык суктырылды, уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә», — диелә хәбәрдә.

Ашлыкның иң зур күләме Буа (110 мең тонна), Тәтеш (97,7 мең тонна) һәм Зәй районнарында (91,9 мең тонна) җыеп алынган.

Бөртекле культуралар Әлки районында барлык мәйданнарның — 49, Буа районында – 46, Нурлат һәм Апас районнарында 44 процентында суктырылган.

Бөртеклеләрдән иң югары уңыш Зәй (гектарыннан уртача 61,3 центнер), шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнарында җыеп алына.


Фикер өстәү