Тинчурин театры яңа сезонын “Карурман” белән ачачак

Тинчурин театры 87нче театраль сезонын “Карурман” спектакленең премьерасы белән ача. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Тинчурин театрында яңа сезон карантин алдыннан чыгып өлгергән соңгы премьера белән 20 августта ачыла. Спектакль 18:30 сәгатьтә башлана.

“Карурман” фэнтези спектакленең режиссеры – Резеда Гарипова. Пьеса авторлары – Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова.

“Барлык саклану чаралары да күрелә. Тамашачылар маска һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк”, — дип хәбәр ителә.

 


Фикер өстәү