Тагын бер театр ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый

“Әкият” татар дәүләт курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Әкият” балалар үзәгенең икенче катындагы ачык мәйданчыкта – курчак театры алдында әкиятләр күрсәтелә башлый. Программа 15 августтан башлана. Афишага яшь күрсәткече 1+, 2+, 3+ булган дүрт әкият кертелгән.

«Әкият» курчак театры өчен курчаклар ничек ясала? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

15 һәм 23 августта театр “Гусёнок” спектакленә чакыра, 16 һәм 21 август – “Идет коза рогатая”, 20 август – татар телендә “Сертотмас үрдәк”, 22 август – “Новые приключения трёх поросят”. Билетлар сатыла.

Спектакльләр Роспотребнадзор кагыйдәләрен истә тотып күрсәтеләчәк. Әкиятне мәйданчыкта 50 тамашачы карый алачак.

 


Фикер өстәү