“Бердәм Россия” бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакында оклад өлешен 70 процентка арттырырга тәкъдим иткән

“Бердәм Россия” бюджет оешмалары хезмәткәрләрен – табиблар, укытучыларны, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне яклауга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләгән. Бу хакта партия Генераль советы секретаре Андрей Турчак бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын түләү системасын реформалау турында киңәшмәдә белдергән. 

Партия бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакында оклад өлешен арттырырга, шулай ук компенсация түләүләренең, башка түләүләрнең бердәм исемлеген булдырырга (хезмәт хакының төп өлешен – 70 процент, кызыксындыру өлешен – 30 процент нисбәтендә) тәкъдим иткән. “Мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күп кенә төбәкләрдә укытучылар һәм табибларның окладлары хәтта МРОТ күләменнән дә кимрәк, күп кенә очракларда оклад өлеше хезмәт хакының 30 процентына да җитми. Урыннардагы җитәкчеләр май Указларын үтәү өчен эш сәгате ставкалары белән “уйный”, – дигән Андрей Турчак.
Шуңа күрә “Бердәм Россия”, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә артыгын эшләтмәү өчен хезмәт хакларын бер ставка исәбеннән май Указларындагы күрсәткечләргә җиткерү системасын булдырырга кирәк, дигән фикердә.
“Бердәм Россия” шулай ук бюджет оешмалары җитәкчеләре, урынбасарлары һәм баш бухгалтерларының хезмәт хакының башкаларның хезмәт хакына карата нисбәтенең чик күләмен билгеләргә дә тәкъдим иткән.


Фикер өстәү