«Бердәм Россия» халык программасына тәкъдимнәр җыю өчен интернет-портал эшләтеп җибәрде

Россиянең һәр кешесе үз инициативасын кертергә һәм партия программасының автордашы булырга мөмкин.
Бу аны чыннан да халыкчан итәргә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады «Бердәм Россия» Генераль советы сәркатибе Андрей Турчак.
«Шуның белән без фикерләр җыярбыз, кешеләрнең өметләрен яхшырак аңлый алырбыз, эш өстенлекләрен билгели алырбыз. Без туры диалогның уңайлы һәм нәтиҗәле инструментын эшләдек. Безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, мөһим булмаган тәкъдимнәр булмый. Шуңа күрә без игътибар белән барлык идеяләрне, барлык кисәтүләрне анализлыйбыз. Бер генә тәкъдим дә югалмаячак һәм тормышка ашырылачак «, — дип билгеләде Андрей Турчак.
NP.ER.RU сайтында халык программасын формалаштыруда ике ысул белән катнашырга мөмкин. Беренчесе — тормышның төп өлкәләрен колачлаган тугыз бүлекнең берсендә тәкъдимнәр өчен тавыш бирү. Аларның һәркайсы аеруча мөһим юнәлешләрне чагылдыра. Икенче ысул — үз тәкъдимнәреңне махсус форма аша җибәрү.
Офлайн формат та каралган — анкетаны «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә яки гражданин яшәгән округтан сайланган депутатта тутырырга мөмкин.
«Бердәм Россия» теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлауларда программа формалаштырганда һәрвакыт җәмәгатьчелек фикеренә таяна. Анда очрашулар, фикер алышулар, мөрәҗәгатьләр вакытында алынган тәкъдимнәр керә. Асылда, сайлаучылар программаның автордашына әверелә. Бары тик шул вакытта гына ул карарлар таләп итә торган реаль проблемаларны чагылдыра «, — дип хәбәр итте Юрий Камалтынов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк сәяси советы Президиумы әгъзасы.
Моннан тыш, «Бердәм Россия» Россияның һәр субъектында халык программасының төп бүлекләре буенча эксперт фикер алышулар үткәрә. Анда фәнни бергәлек, профильле иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары вәкилләре һәм депутатлар катнаша.
Шулай ук «Бердәм Россия» мәйданчыгында халык программасына тәкъдимнәр җыю буенча ике стратегик сессия узды инде — балалы гаиләләргә һәм инвалид кешеләргә ярдәм итү буенча. Алар эшендә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, экспертлар һәм депутатлар катнашты.
Аерым алганда, бала карау буенча ай саен бирелә торган пособие күләмен арттыру, гаиләләргә торак проблемаларын хәл итәргә ярдәм итүче оешмалар өчен салым ташламалары, ана капиталы мөмкинлекләрен киңәйтү турында инициативалар яңгырады.
Моннан тыш, катнашучылар халык программасында инвалид балаларга ярдәм итүнең киңәйтелгән чараларын карарга (медик-социаль экспертиза узу процедурасын гадиләштерергә, техник тернәкләндерү чараларын алу мөмкинлеген булдырырга, авыру балалар өчен дарулар сатып алуга электрон сертификатлар кертергә), инвалидлар өчен шәһәр мохите мөмкинлекләрен камилләштерергә, ишетү проблемалары булган кешеләрне белем алу һәм эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим иттеләр.

Фикер өстәү