Казанда “Седьмое небо” торак комплексы төзеләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында “Седьмое небо” торак комплексын төзү концепциясе белән таныштырылды.

“Ак Барс Девелопмент” җәмгыяте генераль директоры Марат Шаһитов сөйләп үткәнчә, 27,7 гектар мәйданда төрлечә катлы 44 бина (торак йортлар, шулай ук офис-сәүдә биналары) кору планлаштырыла. Торак төзелешенә килгәндә, 4,7 мең чамасы фатир (комфорт классындагы) төзеләчәк. Социаль инфраструктура – мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү дә күздә тотылган. Торак комплексы этаплап – 2023-2027 елларда файдалануга тапшырылачак. Биредә транспорт яхшы йөри, янәшәдә генә метро станциясе дә калкып чыгачак.
Рөстәм Миңнеханов “Седьмое небо” торак комплексын төзү концепциясен уңай бәяләде. Президент әйтүенчә, аны төзегәндә кешеләрнең яшәеше өчен кирәкле барлык әйберләрне, шул исәптән социаль объектларны, башка инфраструктураны күздә тотарга кирәк.


Фикер өстәү