Рөстәм Миңнеханов R1 һәм BROZEX компанияләре төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов R1 компанияләр төркеме генераль директоры Дмитрий Реутт һәм «БРОЗЭКС» (BROZEX) компанияләр төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуда шулай ук ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Татарстан Республикасында инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу барышында «Тура 2.0» индустриаль паркы (Зеленодольск районы) территориясендә зур күп функцияле җитештерү-логистика комплексы төзү проекты тәкъдим ителде.

Проект үз эченә логистик парк, «Лайт индастриал» зонасын (җиңел җитештерүләр, складлар, офис һәм шоу-рум) һәм кече предприятиеләр зонасын (сәнәгать ипотекасы программасы буенча җитештерү мәйданчыклары) ала.

Татарстан Республикасы Рәисе проектны уңай бәяләде.

Әлеге җитештерү-логистика комплексы «Зур Зеленодольск» проекты кысаларында тормышка ашырылырга мөмкин дип фаразлана. Концепция яңа производстволар һәм, тиешлечә, берничә мең яңа эш урыны булдыруны күздә тота.

Белешмә өчен:

R1 компаниясе күчемсез милек өлкәсендә проектлау, Девелопмент һәм IT эшләнмәләрендә махсуслаша.

BROZEX компанияләр төркеме җитештерү, төзелеш һәм сәүдә төркеме. Екатеринбургта һәм Свердловск өлкәсендә күпләп сатып алучылар өчен төзелеш һәм бизәү материаллары җитештерүче һәм тәэмин итүче булып тора, девелопмент юнәлешен актив үстерә.


Фикер өстәү