Махсус операциядә катнашучылар өчен җәен Татарстаннан 3 туристлык поезды китәчәк

Программада катнашучылар исемлекләрен Россия Оборона министрлыгы төзи.

Җәй көне республикадан мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен күздә тотылган 3 туристлык поезды китәчәк. Хәрбиләр шәһәрләр белән танышачак, экскурсияләрдә йөриячәк, – дигән Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

— Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына зур игътибар бирелә. Июль һәм август айларында 3 туристлык поезды китәчәк. Тагын өчесе – көз көне. Программада катнашучылар исемлеген Россия Оборона министрлыгы төзи, дигән комитет рәисе.

Быел “Мы вместе” программасы буенча республикадан ике туристлык поезды киткән дә инде. Алар Казан – Йошкар-Ола – Түбән Новгород – Владимир маршруты аша узган.


Фикер өстәү