Май аенда коронавирусның яңа төре таралу куркынычы турында кисәткәннәр

Роспотребнадзор май ахырында коронавирусның яңа – “Арктур” төренең көчәю куркынычын күздә тота. Иммунитетны “алдый” һәм тиз тарала торган төре бу. Ведомство башлыгы Анна Попова шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Май ахырына таба чирнең көчәю куркынычын күздә тотабыз. Каникул, яллар чоры башлана. Барысы бергә җыела башлаячак. Шул сәбәпле, чир дә көчәергә мөмкин”, – дигән Анна Попова.
Роспотребнадзор башлыгы әйтүенчә, коронавирусның әлеге төре – башкаларына караганда да йогышлырак. Чирле кеше белән аз гына элемтәдә булу да вирус ияртүгә китерергә мөмкин.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, чир ОРВИ рәвешендә генә, җиңелчә уза.
“Арктур” – “Омикрон” төре. Әлегә Һиндстанда киң таралган. Бу илдә чирләүчеләрнең 90%ы шуны йоктырган. Россиядә исә вирус ияртүнең 4 очрагы гына теркәлгән әле.


Фикер өстәү