Бозаулагач сыерның озак чүп салмавының сәбәбе нидә?

Кайбер сыерлар бозаулагач, чүбен бик озак вакыт сала алмыйча интегә. Сәбәп нидә була ала?

Гөлсәрия Низамиева, Саба

Сорауга Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов җавап бирә.

  • Моның сәбәбе аз хәрәкәтләнүдә һәм микроэлементлар җитмәүдә булырга мөмкин. Өченчедән, симез, яки киресенчә арык сыер да чүбен озак сала алмавы бар. Сыер бозаулагач та 5-6 минут эчендә кимендә 1-2 чиләк җылы су эчертүнең файдасы бик зур. Билгеле булганча, сыер бозаулаганда аның куыгы килә. Шуның суын аерым бер чиләккә җыеп эчертсәгез, файдасы зур, чүбен дә тиз сала. Сыер аны 10-12 сәгать эчендә башкарырга тиеш. Моннан артык вакыт узса, мал табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фикер өстәү