Казанга дөньяның төрле почмакларыннан татар хатын-кызлары җыелачак

Татарстан, Россия һәм чит илләрдән 500дән артык хатын-кыз башкалага тел, милләт, мәдәният, тәрбия һәм башка мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә киләчәк. 24–26 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра.

Әлеге съездга делегат буларак Россиянең 53 төбәгеннән, 15 ерак һәм якын чит илләрдән килерләр дип көтелә. Әйтик, Белоруссия, Болгария, Кытай, Литва, АКШ, Польша, Төркия һәм башка илләрдән дә кунаклар булачак.

Быел, мәдәният-сәнгать, традицияләргә игътибар бирү белән беррәттән, милли мәгариф, тәрбия мәсьәләсенә дә басым ясалачак. Съезд көннәрендә хатын-кызларны бай программа көтә. Алар шәхси мәктәпләргә барачак, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән дә танышачак, күргәзмә-ярминкәдә дә катнашачак. Делегатлар белән өч төрле юнәлештә фикер алышу алып барылачак.

24 апрельдә съездның пленар утырышы узачак.


Фикер өстәү