Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика халкын Ураза бәйрәме уңаеннан котлады. 

 «Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

 Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Бу изге айда миллионлаган мөселман күңелен рухи пакьләнүгә, миһербанлы гамәлләр кылуга  юнәлтте.

Һәрвакыттагыча бүгенге көннәрдә дә республиканың мөселман өммәте вәкилләре җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дини-мәгърифәти һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара.

Бу катлаулы заманда чыганагы Коръән Кәрим булган традицион идеалларга һәм рухи хәзинәләргә тугрылык саклау мөселманнар өчен аеруча мөһим. Кешеләрнең иманын, әхлагын, гаиләсе өчен җаваплылык хисен көчәйтә барып, без илебезнең киләчәген төзибез. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында болар аеруча зур әһәмияткә ия.

Күптән түгел генә республика һәм Россия мөселманнары истәлекле тарихи вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтенең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтте. Безнең уртак тырышлык нәтиҗәсендә юбилей елының күпсанлы башлангычлары һәм проектлары лаеклы төстә гамәлгә ашар дип ышанам.

Ураза бәйрәме киләчәккә якты өметләрне, ышаныч һәм рухи күтәренкелекне тагын да көчәйтсен! Һәммәгезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!, — диелгән котлауда.


Фикер өстәү