Татарстанда йорт подвалында ир-ат батып үлгән

Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген кич белән ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Каюм Насыйри урамындагы 38нче номерлы йорт подвалында ир-ат батып үлүе турында хәбәр килә.

2нче зона отряды коткаручылары урында бинаның подвалын 2,5 метр биеклектә су басуын ачыклаган. 43 яшьлек ир-атның мәетен судан водолазлар чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү