Татарстанда 33 яшьлек исерек ир-ат суда батып үлгән

Татарстанның Яшел Үзән районында исерек ир Иделгә батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына сәгать өчләр тирәсендә Октябрьский бистәсендә Идел елгасында ир-атның батып үлүе турында хәбәр килә.

Бу урында су коенырга ярамый дигән билгеләр урнаштырылуга карамастан, ике кеше «Флинт» көймә станциясе янында су коенырга уйлый. Икесе дә исерек булган. 33 яшьлек ир җәяүлеләр күпереннән суга сикергән һәм кире чыкмаган. Кичке алтылар тирәсендә 2нче ЗПСО водолазлары һәлак булган кешенең мәетен тапканнар.


Фикер өстәү