Көзен коронавирус бетәчәкме?

Көз көне Covid-19 коронавирус авыруы көчлерәк булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасына биргән интервьюсында Санкт-Петербургның баш иммунологы һәм Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры РФА академигы Арег Тотолян әйткән.

«Көзен без Covid-19ның авыррак төре белән очраша алабыз. Моңаәзер булырга кирәк», — дип ассызыклаган тикшеренүче.

Академик сүзләренчә, Covid-19 сезонлы инфекцияләр белән очрашкач, бер-берсенә ничек тәэсир итүләре буенча әлегә фәнни нигезләнгән мәгълүмат юк.

Моннан тыш, үзизоляциядә яткан кешеләрнең авыруны ничек кичерәчәге аңлашылмый, чөнки алар мондый режимны даими рәвештә саклый алмый, дип билгеләп үткән Тотолян.


Фикер өстәү