Татарстанның бер районында карлыганны комбайн белән җыялар

Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна кара карлыган җыялар. Быел фермер ярымрәтле JAREK 5 комбайны сатып алган. Көнгә мондый техника 5 гектар карлыганны эшкәртергә сәләтле, бу җиләкләрне мөмкин кадәр күбрәк җыярга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Тимур Усманов җиләк культуралары үстерү белән 2015 елдан шөгыльләнә башлый. «Миңа карлыган үстерү ошый, аның агротехникасын аңлыйм. Карлыганның өч сортын үстерәбез — Бен Хопе, Бен Тиран, Тисел», — ди Тимур Усманов.

2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы министрлык ярдәме белән сугару эшләренә субсидия алган.

20 гектар мәйданда ул хәзер үк карлыган, кура җиләге һәм бөрлегән үстерә. Киләчәктә җиләк плантациясен киңәйтергә уйлый — киләсе елда фермер тагын 10 гектарда кара карлыган утыртуны планлаштыра.

«Курант» җиләк-бал фермасында карлыганның беренче уңышын якын-тирә авылларда яшәүчеләр җыя, еш кына Казаннан киләләр. Биредә даими рәвештә 5 кеше эшли һәм сезонлы хезмәткәрләр җәлеп ителә.

Җыелган җиләкләрне хуҗалык Казан базарларында, челтәр кибетләрендә сата, шулай ук башка төбәкләргә дә җибәрә. Үстерелгән продукцияне эшкәртү дә оештырылган.

«Курант» җиләк-бал фермасында җиләк сезонының иң кызган чагы. Берничә атнадан биредә кура җиләгенең ремонтант сорты өлгерә һәм ул беренче кырулар төшкәнчегә кадәр булачак. Шулай ук биредә республика халкы өчен үсентеләр сату оештырылган.


Фикер өстәү