Башкортостанның Илеш районында 43 яшьлек ир сөяркәсен үтергән.
6 август кичендә ир-ат билгесез сәбәпләр аркасында хатынга ташланган. Ярсыган ир сөяркәсенә пычак белән бер генә суккан һәм калдырып чыгып киткән. Пычак хатынның туп-туры йөрәгенә кадалган.
Тиздән полиция хезмәткәрләре ирне тоткарлый. Хәзер ул сак астында. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең бөтен нечкәлекләрен ачыклый.