1 триллион 410 миллиард сум җитәрме?

Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендә 4 миллион 600 мең гектардан артык  җир бар. Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, шуның 3 миллион 500 мең гектары – сөрү җирләре. 3 миллион гектары исә гражданнарның һәм юридик затларның шәхси милке буларак теркәлгән.

Сөрелгән-эшкәртелгән, чәчелгән җир мәйданының күләме 2 миллион 800 мең гектар тәшкил итә. Дөрес, бу һич тә 700 мең гектардан артык җир сөрү әйләнешеннән төшеп калып, ташландык хәлдә ята дигән сүз түгел. Әмма шактый зур мәйданда уңдырышлы җирләрнең төрле сәбәпләр белән сөрү әйләнешеннән төшеп калуы  борчу  тудыра.

Белгечләр аңлатуынча, мондый хәлнең үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Борчылырга да нигез юк сыман. Беренчедән, Татарстан үзен икмәк һәм ашлыктан җитештерелә торган барлык төр продукцияләр белән тулысынча тәэмин итеп кенә калмый, тирә-күрше төбәкләргә дә өлеш чыгарып яши. Колхоз-совхозлар таралып, пай җирләренең шәхси кулларга күчүе дә мондый хәлгә тәэсир итми калмагандыр.

– Пай җирләре генә булса, бер хәл. Җир турында законнарның үзгәреп торуыннан файдаланып, кайберәүләр дистәләгән, йөзләгән мең гектар сөрү җирен 49 елга (!) арендага алган яисә  шәхси милек итеп рәсмиләштергән. Әмма, ни кызганыч, эшмәкәрләр  арасында да төрлесе бар. Максатлары игенчелек белән шөгыльләнү булса, ни әйтмәс идең. Мисалга, безнең районда меңнәрчә гектар җир язмышын үз кулында саклаган эшмәкәр Алексей Семинны минем – районның авыл хуҗалыгы идарәсе рәисенең – күргәнем дә юк. Ә бит менә бу 500 гектар сөрү җиренең  ташландык хәлгә килеп баруын күреп, күпләр чит илдә яшәүче эшмәкәрне түгел, безне ачулана,  – ди  Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Гобәйдуллин.

Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм башка шәһәрләргә якын урнашкан районнарда да андый хәлләр кабатлана. Эшмәкәрләр арзан бәягә алган меңнәрчә гектар сөрү җирләре еллар узган саен үзенең уңдырышлылыгын югалта дип тә борчылмыйлар. Сер түгел, күпләр, җайлы вакытын туры китереп, җирне кыйммәткәрәк сатканда барлык чыгымнары да йөзләрчә тапкыр акланачагына өметләнә.

– Озак еллар дәвамында эшкәртелмәгән җирне кире кайтарырга да тырышып карадык. Моның өчен тиешле закон да бар. Әмма сөрү җирен кире кайтару өчен еллар буе суд юлында йөрергә кирәк. Анда да әле каршы якның тәҗрибәле юристлары әллә нинди юлларын табачак. Гадәттә, өч ел эчендә әле сөрү җирен арендага алган кеше алышына, әле җирне күпьеллык үлән үстерү өчен файдаланабыз,  салымын  вакытында түләп барабыз, дип акланалар, – ди Рәшит Гобәйдуллин.

Бу эшне контрольдә тотарга бурычлы оешмалар да тик ятмый анысы. «Россельхознадзор»ның Татарстан идарәсе белгечләре ел саен йөзләрчә тикшерү уздырып,  уңдырышлы җирләрнең язмышын уңай хәл иткән очраклар да бар. Әйтик, алар тырышлыгы белән  Лаеш районында озак вакытлар  эшкәртелми яткан 13 мең гектар уңдырышлы җирләр сөрү әйләнешенә кайтарылган. Салым органнары тарафыннан узган ел алтмыштан артык оешма сөрү җирләреннән тиешенчә файдаланмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Мондый хәлдән чыгу юлы бармы? Берничә көн элек Россия Президенты Владимир Путин нәкъ менә шундый законны имзалады. Яңа закон нигезендә, киләчәктә  җир хуҗалары сөрү җирен вакытында эшкәртү, чәчү, ашлау һәм башка төрле чаралар үткәрү турында кайгыртырга тиеш була. Бу эшләрнең үтәлешен дәүләт контроль органнары даими тикшереп торачак.

Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин фикеренчә, яңа закон алдагы елларда 12 миллион гектар ташландык җирләрне сөрү әйләнешенә кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Әлеге максатларда бюджеттан 1 триллион 410 миллиард сум акча биреләчәк.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү