Татарстанның бер шәһәрендә микроавтобус белән җиңел машина һәлакәтендә бер кеше үлгән

Чаллыда микроавтобус белән җиңел машина һәлакәтендә бер кеше үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Шаһитлар сүзләренчә, бүген Чаллыда Техника урамында автозаправка янында җитди һәлакәт булган. «Хендэ» җиңел машинасы белән «Соболь» микроавтобусы бәрелешкән.

«Җиңел машина йөртүче урында ук үлгән. Башка зыян күрүчеләр турында хәбәр юк», — дип ачыклык кертте һәлакәт шаһитлары.


Фикер өстәү