100 еллыкны ничек бәйрәм итәрбез? (Казан Кремле аңлатмасы)

Татарстанның 100 еллыгы нинди форматта узачагы әлегә билгеле түгел. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

– Бу мәсьәлә эпидемиологик вазгыятькә карап хәл ителәчәк, – диде ул.

Бәйрәм чарасына кунаклар күп чакырылган, әмма аларның кайсы киләсе әлегә билгеле түгел. Чараның элеккеге форматта – урамда узуы да мөмкин. Тантаналы датага исә республикада күп кенә инфраструктура корылмалары ачылачак.


Фикер өстәү