Иң күп хезмәт хакы алып эшләүче укытучыларның кайсы төбәктә яшәве билгеле

Россиядә укытучыларның уртача хезмәт хакы 31 мең сумнан кимрәк тәшкил итә.

“Авито Работа” аналитик үзәге белгечләре 2020 елның II кварталы йомгаклары буенча әнә шуны ачыклаган, дип хәбәр итә “Известия”.

Иң зур хезмәт хакы алып эшләүче педагоглар – Мәскәүдә (уртача эш хакы – 51,6 мең сум). Санкт-Петербург мөгаллимнәре якынча 35,1 мең сум акча алып эшли. Казанда укытучыларның уртача хезмәт хакы – 29 мең сум, Пермьдә – 27,2 мең сум, Омскида – 26,9 мең сум тәшкил итә.

“Авито Работа” мәгълүматларына караганда, Россиядә Воронеж укытучылары (уртача 21,7 мең сум), Новосибирск ( 21,1 мең сум) һәм Волгоград укытучылары (20,6 мең сум) иң аз акча ала.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия Хөкүмәтенең сыйныф җитәкчеләренә айлык түләү өчен төбәкләргә акча җибәрүне хуплавын искә төшерик. Аларга 2020 елның 1 сентябреннән 5әр мең сум өстәмә түләү күздә тотыла.


Фикер өстәү