Роспотребнадзор: Пирчәткәсез йөрү бөтен кешегә дә кагылмый

Татарстан коронавирус аркасында кертелгән чикләү чараларын киметүнең өченче этабына күчте. 17 августтан мәҗбүри пирчәткә кию режимы да гамәлдән чыгарылды. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, бу барлык кешегә дә кагылмый.

— Хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында, транспорт һәм кибетләрдә пирчәткәдән булу таләбе хезмәткәрләр өчен гамәлдә кала, — дип аңлатты ул журналистлар белән очрашуда. — Санитайзерлар гомуми файдалану урыннарында булырга тиеш.


Фикер өстәү