Татарстанда приютта эшләүче балаларга даруга дигән акчаны урлаган

Хатын җитәкченең имзасын күчереп яза һәм медикаментлар белән тәэмин итүгә ялган килешү төзи.

Алексеевск районы прокуратурасы «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют»нда эшләүче 42 яшьлек хезмәткәргә карата җинаять эше кузгаткан.

2013 елның сентябрендә хатын-кыз приют җитәкчесе исеменнән медикаментлар алуга индивидуаль эшкуар белән килешү төзи һәм банкка тапшыра. Документта ул ике якның да имзаларын ялганлап, барлык акчаны кулга ала һәм урлый.

Хатын үз гаебен таный һәм урланган сумманы кире кайтара. Хәзер аның эше ике маддә: РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе һәм РФ Җинаять кодексының 292 маддәсе («хезмәт ялганы») буенча район судына җибәрелгән.


Фикер өстәү