Артистлар – тамашалар уздыру турында: «Башта ачылыйк әле, аннан соң күз күрер»

17 августтан ачык мәйданчыкларда да, биналарда да төрле чаралар уздырырга рөхсәт бирделәр. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә залның 50 проценты буш калырга тиеш. Бу яңалыкка эстрада җырчылары һәм театр артистлары ничек карый? Ярты зал алдында чыгыш ясарга әзерме алар?

Эстрада артистлары белән без куелмый калган концертлар, сатылып беткән билетлар һәм әзерлекле-әзерлексез сезон турында гәпләштек. Биш ай буе тамашачы белән очрашуны зарыгып көткән Рифат Зарипов, таләпләрнең йомшаруын ишеткәч, бер сөенгән, бер көенгән:

– Бу яңалыкны кичә генә күрдем, ышанып та бетмәгән идем әле. Тамашачылар белән күрешергә теләк зур, тик бу карар белән килешә алмыйм. Беренчедән, ачык һавада концерт кую – реаль әйбер түгел. Бәлки, үз бинасы булганнарга, мәсәлән, театрларга бу яктан уңайлыдыр. Безнең бит үз бинабыз юк, арендага алырга туры килә. Икенчедән, тамаша залының 50 процентын гына ничек җыярга соң? Безнең куелмый калган концертларга да билетлар сатылып бетте диярлек, кире кайтармыйча, көтеп торучыларыбыз шактый. Кемне кертергә дә, кемне кертмәскә? Аренда ягы да бар – без тулы зал өчен түлибез бит. Бу карар белән җырчылар да, тамашачылар да килешмәс дип уйлыйм.

Яңа сезонга килгәндә, аның искесе дә куелып бетмәде бит әле. Йөрми калган районнар күп, шул ук «Уникс» концертлар залында да яңа программабыз куелмый калды. Дөрес, башка программа уйларга вакыт булды булуын. Берне генә түгел хәтта. Җырлар да әзерләдек, костюмнар да. Таләпләрнең йомшаруы сөендерә, шулай да хәлнең бөтенләй яхшыруын көтәбез әле.

Фирдүс Тямаев исә вазгыятьнең тулысынча тыныч халәткә кайтуын көтә икән. «Әлегә бернинди планнар корып булмый, җайлансын әзрәк», – диде ул безгә дә.

Җырчы Алсу Фазлыева  беренче чиратта төркемнәрен кайгыртулары һәм алар хакына эшләргә әзер булулары турында әйтте:

– Яңа сезон турында берни әйтә алмыйбыз: безнең билетлар тулысынча сатылып беткән, ләкин куелмый калган 30лап концертыбыз бар. Билетларны кайтаручылар бик аз, шулардан тотынырга исәп. Авырлыклар бар, тик төркемебез, ягъни бездән тыш тагын алты-җиде гаилә хакына булса да, концертлар белән йөрүне яңа форматта дәвам итәргә уйлыйбыз.

Ә Раяз Фасыйхов бу яңалыкка сак карый:

– Дөресен генә әйткәндә, бу хакта гомумән уйланмадым. Сентябрьдән яңа дулкын башланачак, дигән имеш-мимешләр йөри бит. Аннан соң, бу сорауны елына йөзәр концерт куючы, тулы командалы җырчыларга бирергә кирәктер, алар авыр хәлдә калды. Мәсәлән, 100 кешелек залга 50 кеше генә чакырып концерт куйсалар, аларга ни файда? Тамашачыны зуррак залга җыйсаң, тагын куркыныч. Уйлап бетерәсе әйберләр күп, кыскасы.

Җырчыларның күбесе озын тәнәфес вакытында да тамашачысы белән очрашып торды. Дөрес, интернет аша гына. Араларны өзмәүчеләр арасында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова  да бар.

– Нинди форматта булуына карамастан, концертларга әзерләнәбез. Чыгымнары артыграк булыр, ләкин тормыш чыгымнарсыз гына бармый инде ул. Үзизоляция шартларында берничә тапкыр туры эфирга чыгып, тамашачымның мине, җырларымны сагынуларын яхшы аңладым. Яңа сезонга матур-матур җырлар әзерләдек, төркемемдә кызыклы, талантлы яшьләр эшли. Очрашырга насыйп итсен! – дип теләде җырчы.

«Уйнамау белән уйнауның аермасы зур»

Бу атнада театрлар да ишекләрен ачарга җыена. Алар ни хәлдә соң? Бу турыда да белештек.

– Бүген без табыш алу түгел, ачылу турында уйлыйбыз. Шундый зур тәнәфестән соң артистларны яңадан формага кайтарырга, коллективны тупларга кирәк бит. Бу җәһәттән, безнең театр  5 августтан бирле эшли. Шуңа да артистларыбыз яңа сезонга әзер, дип әйтеп була. Башта ачылыйк әле, аннан соң күз күрер, – дип сөйләде Тинчурин театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов. Алар 87 нче театраль сезоннарын 20 августта «Карурман» спектакле белән ачарга әзерләнә.

Шул ук көнне «Әкият» курчак театры да яңа сезонын ачачак. 20се Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте күрсәтеләчәк. Курчак театрының баш режиссёры Илгиз Зәйни исә үзгәрешләргә оптимистларча карый:

– Сезонны башларга без күптән әзер. Әлеге көнне бик сагынып көттек! Зал мәсьәләсенә килгәндә, моны су тутырылган савыт белән чагыштырып була: безнеңчә, зал яртылаш буш түгел, ә яртылаш тулы! Уйнамау белән уйнауның аермасы зур. Сәламәтлек өчен шулай кирәк, димәк, без шулай эшләргә тиеш.

21 августта «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән Камал театры да 115 сезонын ачарга әзерләнә. Бүген театрда берьюлы өч премьера әзерлиләр.

– 11 – 13 сентябрьдә Ильгиз Зәйниевның «Өйләнәм» спектакле премьерасы узачак. Октябрьдә яшь режиссер Айдар Җәббаров «Хуш, авылым» спектаклен куяр дип көтелә. 6 – 8 ноябрьдә «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә беренче урынны алган Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасын күрсәтергә әзерләнәбез. Таләпләргә килгәндә, без, гомумән, театрларга ачылырга рөхсәт биргәннәре өчен бик сөенәбез. Труппабыз яңа сезонга тулысынча әзер дисәң дә була, – дип сөйләде Камал театрының директор урынбасары Илшат Латыйпов.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү