16 августта Мәскәүдә Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең Мәскәү төбәк этабы узды. Финалга чыккан сигез чибәркәй арасыннан иң лаеклылары булып Мамадыш һәм Кукмара кызлары танылды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: киләсе этапта Мәскәүне Динә Абдуллина һәм Мәскәү өлкәсен Гөлмәрьям Смирнова тәкъдим итәчәк. Динә Абдуллина тумышы белән Кукмарадан, Гөлмәрьям Смирнова – Мамадыш кызы. Хәзерге вакытта алар Мәскәүдә укый.
Быел Халыкара “Татар кызы – 2020” бәйгесе пандемия сәбәпле үткәрелми, дип хәбәр иттеләр. Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә узган бәйгеләрнең җиңүчеләре 2021 елда катнашу хокукына ия булачак.