Татарстанда авылдан торак алучылар саны кискен арткан

Идел буе федераль округы 2020 елда авыл ипотекасы программасы нигезендә торак кредитларын бирү буенча беренче урынга чыккан. Россиядә әлеге программа кысаларында бирелгән кредитларның 37 проценты нәкъ менә Идел буе федераль округына туры килә, дип хәбәр итә KAZANFIRST, “Россельхозбанк” мәгълүматларына таянып.

Банк август аенда авыл ипотекасын бирү буенча Россия төбәкләре рейтингын төзегән. Рейтингта Татарстан беренчелеккә чыккан. Лидерлар сафында шулай ук – Новосибирск, Удмуртия һәм Белгород.
Үзәк округ (20 процент) икенче урынга чыккан. Себер округы – өченче: барлык кредитларның 19 проценты шунда яшәүчеләргә туры килә. Банк мәгълүматларына караганда, авыл ипотекасы программасы буенча Россиядә быелның гыйнварыннан августка кадәр барлыгы 14 меңнән артыграк кредит (җәмгысе 25 миллиард сумнан күбрәк) бирелгән.


Фикер өстәү