10 ел эчендә Татарстан икътисады нинди үзгәрешләр кичерде?

Татарстанда яңа заводлар төзелә, җитештерү объектлары ачыла, инновацияле технологияләр гамәлгә кертелә. Бүген предприятиеләребез җитештергән продукция дөньяның 139 иленә озатыла. Машина һәм авиация төзелеше, нефть химиясе, нефть эшкәртү кебек тармакларда без дөнья күләмендә әйдәп баручы җитештерүчеләр белән көндәшлек итәбез. Бу – һәр татарстанлының тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм казанышы. Шунысы мөһим: икътисади уңышлар артында кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту тора. Моңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да һәрчак басым ясый. 

Яхшы нәтиҗә – заманчалыктан 

Проектка караган юнәлешләрнең берсе – авыл һәм авыл хуҗалыгы. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча тотрыклы рәвештә Россия төбәкләренең беренче бишлегенә – лидерлар арасына керә. Сөт җитештерү күләме буенча да Татарстан – 1 нче урында. Без инде күптәннән үзебезне төп авыл хуҗалыгы продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез. 2015 – 2019 елларда агросәнәгать комплексына 140 млрд сум акча инвестицияләнде. Шуның 96 миллиарды – авыл хуҗалыгына, 44 миллиарды – эшкәртү сәнәгатенә. Алгы сафларга чыгуда аграрийлар һәм авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән программалар да зур роль уйный, әлбәттә. Бүген гамәлдә булган 40 Президент программасының 30ы авыл хуҗалыгы тармагында тормышка ашырыла. Узган ел гына моның өчен 21,4 млрд сум акча бүленде. 9 ел эчендә 459 гаилә фермасы грантлар алуга иреште. Сигез ел эчендә Татарстанның 692 фермерына ярдәм күрсәтелде. Аграр тармакка ярдәм программаларын гамәлгә ашыру алга таба да дәвам итәчәк. Биш елда 1,5 меңгә якын фермерга ярдәм күрсәтеләчәк.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ассызыклап узганча, 2010 елгы аномаль корылыктан соң республикада мелиорация комплексын яңартуга җитди игътибар бирелде. Бу юнәлеш буенча федераль һәм республика максатчан программалары гамәлгә ашырылды. Сигез ел эчендә 453 мелиорация объекты торгызылды, реконструкцияләнде һәм төзелде.

– Буаларны торгызу эше дәвам итә. 120 ГТС һәм плотинага ремонт кирәк. Азнакай, Аксубай, Биектау, Нурлат районнарында алар аеруча күп. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру өчен, безгә әлеге буаларның куәтен саклап калырга һәм максималь рәвештә кулланырга кирәк, – ди министр.

Марат Җәббаров әйтүенчә, 5 ел эчендә 15 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнгән, шул исәптән җимеш-җиләк кластерын үстерү өчен, 600 гектардан артык тамчылап су сибүгә көйләнгән интенсив бакчаларга нигез салынган. Моның өчен 2,5 млрд сум акча җәлеп ителгән, шул исәптән 1,6 млрд сум – республика бюджетыннан. «Гомумән алганда, 2010 елдан башлап 30 мең гектардан артык сугарулы җир торгызылды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә республика сугарулы җирләрдән бәрәңге һәм яшелчәгә булган ихтыяҗны тулысынча тәэмин итте», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Әмма, министр әйтүенчә, 10 ел эчендә торгызылган сугарулы җирләр республикада совет чорында төзелгән мелиорацияләнгән җирләрнең 20 процентыннан да кимрәген тәшкил итә. Элек аларның мәйданы 170 мең гектар булган. Бүген сугаруны торгызырга теләгән хуҗалыкларга максатчан программалар кысаларында, шулай ук заманча су сиптерү һәм насос җиһазлары сатып алуга чыгымнарның 70 проценты республика һәм федераль бюджетлардан субсидияләнә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мелиорация комплексы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру республика агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешенә ярдәм итә.

– Мелиорацияне үстерү мәсьәләсе ныклы контрольдә булырга тиеш. Аннан башка авыл хуҗалыгының перспективасы юк. Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк, – дип ассызыклаган иде Рөстәм Миңнеханов әлеге темага багышланган очрашуда.

Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы тармагында цифрлы технологияләргә дә игътибар артты. Министр урынбасары Ленар Гарипов сөйләвенчә, министр боерыгы белән агымдагы елның маенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелгән һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнгән. 2,5 ай эчендә программаны 30 хуҗалыкта урнаштырганнар. Шулай ук 20 хуҗалык (бу – 48 процент) идарә итү программасы аша катнаш азык әзерләү эшен оештырган. Инде нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, Арча районының «Северный» җәмгыятендә алдынгы технологияләр куллану сөт җитештерү күләмен – тәүлеккә 2,5 тоннага, ягъни 18 процентка, сыерларның продуктивлыгын – 3 килограммга, баш санын 5 процентка арттырырга мөмкинлек биргән. Бу сөт сатудан акчалата керемне аена 1,7 млн сумга арттырырга ярдәм иткән.

– Әлеге технологияләрнең нәтиҗәлелеге югары булуы күп хуҗалыклар тарафыннан исбатланган. Кыскасы, моны һәр хуҗалык истә тотарга һәм аны гамәлгә кертергә тиеш, – ди Ленар Гарипов.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә соңгы 10 елда тулаем төбәк продукты – 28,7 процентка, сәнәгать җитештерүе 38,2 процентка арткан. Сәнәгать җитештерүе күләмендә эшкәртү секторының өлеше 70 процентка кадәр үскән. Чимал булмаган экспорт өлеше 1,6 тапкыр – 60 процентка диярлек арткан.

Капиталь төзекләндерү

Икътисадтагы уңышлар Татарстанга социаль программаларга һәм инфраструктураны үстерүгә күп акча кертергә мөмкинлек бирә. Татарстанлыларның  хезмәт хаклары 10 елда 2,5 тапкыр артты. Республиканың эре компанияләре эшләп тапкан акчаларга социаль ипотека, иҗтимагый киңлекләрне үстерү, күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү программалары һәм башкалар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы Татарстанда 2014 елда эшли башлады һәм ул 2043 елга кадәр гамәлдә булачак. Татарстан күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү күләме  буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора.  Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте китергән мәгълүматлар буенча, 11 мең күпфатирлы йорт төзекләндерелгән. Социаль ипотека программасы Татарстанда яшәүчеләрне сыйфатлы һәм чагыштырмача арзан торак белән тәэмин итү буенча иң зур программага әйләнде. Бу программа кысасында 74 686 фатир төзелде. Авария хәлендәге торак фондын бетерү программасы кысасында 317 күпфатирлы йорт төзелде.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү