Татарстанда 34 кеше ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 28 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада 28 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы 6 мең 161 очрак ачыкланды», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 4,8 мең ПЦР-тест үткәрелгән.


Фикер өстәү