«9 ел элек вафат булган энебез кайткан иде…»

Авылдашым Нурсил Шәймәрданов төш күргән: җил-җил атлап энекәшебез Расим туган төбәгебез – Кукмара районындагы Купка авылына кайтып килә икән. Энекәшебезнең фани дөнья белән саубуллашуына инде 9 ел. Төп эше журналистлык хезмәтендә булды, «Хезмәт даны» газетасы мөхәррире иде. «Коммунизмга» колхозында комсомол оешмасы секретаре булуы, Мәскәүдә комсомол съездында катнашуы да – якты хатирә.

– Расим абый, кая ашыгасың болай? – дип сорый Нурсил.

– Зөфәр энекәшне алырга кайтам.

Төш менә шушы урында өзелә. Гаиләдәге бишенче туганыбыз бакыйлыкка күчте. Соңгы елларда аңа бары тик үзенә генә бәйле авыру йоккан иде. Үгет-нәсыйхәтне, үтенеч-гозерләрне тыңлады да барыбер үзенчә тормыш алып барды. Югыйсә тормышы бик матур, сокланырлык башланган иде. Югары белем алгач, район авыл хуҗалыгы идарәсендә дә эшләде, кешеләргә булган мөнәсәбәтен, оештыру сәләтен күреп, КПСС райкомына инструктор итеп эшкә чакырдылар, аннары инде эшчәнлеген икмәк заводы директоры буларак дәвам итте. Шул чорларда район кулланучылар җәмгыяте рәисе булган үтә таләпчән Шәрип абый Әхмәтҗанов аның әлеге дә баягы оештыру сәләтенә,  эш алымнарына югары бәя бирде, нәтиҗәле хезмәткә рухландырып торды. Гомумән, кайда гына эшләсә дә, аны күрделәр, бәяләделәр.

Менә шушы энекәшебез пенсия ала башлавына ярты ел дигәндә фани дөнья белән саубуллашты. Авылда эшнең бик кызу, өстәвенә пандемия дигән зәхмәтнең минуты-сәгате белән үзен сиздереп торган вакыты булуга карамастан, муллабыз Дамир Басыйров микрофоннан хәбәр салуга, энекәшне җирләргә яше-карты күтәрелгән иде. Соңгы сулышына кадәр ул һәркем белән яхшы мөнәсәбәттә булды, беркемгә бернинди зыян салмады, мөмкин кадәренчә булышлык күрсәтә иде.

Авыр, бик авыр. Җирләнгән көнне сеңлебез Фирдәүсәнең дә төшенә кергән: «Мин килеп җиттем, борчылмагыз, барысы да тәртиптә», – ди икән. «Борчылмагыз, тәртип», – дигән сүзләрне ул бик еш кабатлый, шул рәвешле безне тынычландырырга тырыша иде.

Төш һәм чынбарлык менә шундый. Энекәшне җирләүдә катнашкан, кайгы уртаклашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, аеруча киявебез Заһид һәр эштә  башлап йөрде, саваплы гамәлләр кылды. Ходай Тәгаләнең кемгә күпме гомер биргәнлеге беркемгә дә мәгълүм түгел, һәркемгә дә калган гомерләрне тынычлыкта, куанып үткәрергә насыйп булсын!

Габделбәр Ризванов


Фикер өстәү