Җыйсаң, белеп җый: гөмбә белән агуланганда нишләргә?

Әле көз җитмәгән, әмма Татарстанда инде 16 кешенең гөмбәгә дип чыгып китеп, югалу очрагы теркәлгән. 12 кеше агуланган, ә бер баланың гөмбә ашап гомере өзелгән. Гөмбәчеләр «урман ите»н «ауларга» чыкканда, кайбер киңәшләрне истә тотсын иде.

Таныш булмаган, кортлы гөмбәләргә тимәгез, урап узыгыз. Юл кырыйларыннан, предприятие, завод-фабрика яннарыннан гөмбә җыю шулай ук хәерле түгел. Кайдан гына түгел, ничек һәм нинди савытка җыю да әһәмияткә ия. Гөмбәне полиэтилен пакетка җыярга киңәш ителми. Иң яхшысы – кәрҗин. Бу очракта алар озаграк сакланачак та әле. Цинк, алюминий савыт-сабага салу да хәерле түгел. Мондый савытларда аларны тозлау да тыела.
Гөмбә тиз бозыла торган ризык санала. Яңа җыелган гөмбәне нибары 4-5 сәгать сакларга мөмкин. Шампиньон, яз гөмбәсе (вешенка) һәм әтәч гөмбәләре бу очракта искәрмә булып тора. Аларны суыткычта бер тәүлек сакларга була. Җыеп кайтуга, гөмбәләрне чүп-чардан, бозылганнарыннан аралагыз. Шул ук көнне юарга да, пешекләргә дә кирәк. Гөмбәләрнең барлык төрен дә бергә кушып пешерергә ярамый.
Иң тәмле саналган гөмбә төрләре: ак гөмбә (чыршы, нарат, каен, имән төпләреннән эзләгез), усак гөмбәсе (каен һәм усак төбендә «яши»), каен гөмбәсе (каен төбеннән карагыз), «моховик» (көпшәле майлы гөмбә), җирән гөмбә, әтәч гөмбәсе, гөреҗдә.

Агулансаң…
«Урман ите»н ашап агулану очраклары да юк түгел. Агуланганыңны ничек аңларга соң? Моның билгеләре бар, алар, гадәттә, 30 минуттан соң күзәтелә. Беренчедән, селәгәй бүленеп чыгу арта, саташу, галлюцинация булырга мөмкин, күз күрүе начарая, яшь агарга тотына. Тамак кибү, тир бәреп чыгу, пульс кимү кебек билгеләр дә агулануны аңлата. Кайбер вакытта гөмбә ашаганнан соң 2-3 сәгать узгач, ашказаны үзен көйсез тота башлый.
Агулангансыз икән, кичекмәстән хастаханәгә бару зарур. Әгәр тиз арада медицина ярдәмен алу мөмкин түгел икән, үзлектән чарасын күрергә ашыгыгыз. 5-6 стакан кайнатылган су яки алсу марганцовка төнәтмәсе, яки бер аш кашыгы тозны бер стакан суда болгатып эчәргә һәм шуны косарга кирәк. Активлаштырылган кара күмер эчәргә була. Аяк-кулларны, тәнне җылыта торган җайланмаларны кулланырга кирәк. Эч йомшарта торган дару, клизма ясау да ярдәм итәчәк. Моңа карап кына табибга мөрәҗәгать итүдән баш тартмагыз.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү