«100 процент Татарстан» интеллектуаль эшлекле мохитендә Татарстан тәҗрибә уртаклашачак

30 август — 10 сентябрьдә онлайн форматта Татарстан бөтен дөнья белән тәҗрибә уртаклашачак. Россиядә тиңе булмаган ике атналык «100 процент Татарстан» чарасы көтелә. Әлеге эшлекле онлайн-очрашуда бизнес, хакимият вәкилләре, белгечләр берләшеп, республиканың киләчәккә стратегик планнары буенча фикер алышачак. Чараның оештыручылары — Татарстан Хөкүмәте.

Форум программасы үз эченә 21 юнәлеш буенча 300дән артык сессияне ала. Бу IT, медицина, журналистика, мәдәният, туризм, белем бирү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, республика өчен әлеге чара эшлекле элемтәләр булдыру, фикер алышу өчен мәйданчык булачак.

Форумда катнашу бушлай һәм анда Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан кушылырга мөмкин. Барлык мәгълүматны да 100tatarstan.com сайтына кереп белергә мөмкин.


Фикер өстәү