19-23 август көннәрендә «Ак Барс» беренче тапкыр Казанда TANECO чемпионнар Кубогына хоккей турнирын кабул итә. Быел ул коронавирус пандемиясе шартларында үтә.
Матчларда КХЛ командалары, төрле еллардагы Гагарин Кубогы ияләре: «Ак Барс» (Казан), «Металлург» (Магнитогорск), «Салават Юлаев» (Уфа) һәм СКА (Санкт-Петербург) катнаша.
Турнирның барлык матчларын ТНВ телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк. “ТНВ-Планета”да алар татарча шәрехләмә белән алып барылачак.
Аренага тамашачыларның температурасын үлчәп, битлек һәм пирчәткәдән генә кертәләр.
Трибуна 25 %ка гына тулы.