«Ак Барс» белән «Салават Юлаев» арасында быелгы сезонның тәүге очрашуында Казан командасы җиңде

Бүген Уфада «Салават Юлаев» белән «Ак Барс» арасында узган очрашуда Казан командасы җиңүгә иреште. Олег Знарок хоккейчылары 3:0 исәбе белән уңышка иреште.

«Ак Барс» уенчылары беренче алканы очрашуның икенче периодында хуҗаларның сакчысы Райан Мёрфи Казан һөҗүмчесе Станислав Галиевка карата кагыйда бозгач кертте. Уфа хоккейчысын 5 минутлык җәза биреп, матч ахырына кадәр боздан кугач, Кирилл Петров бер кешегә күбрәк уйнау мөмкинлегеннән файдалана алды.

Матчның өченче периодында Дмитрий Кагарлицкий «Салават Юлаев» капкасына командасының – икенче, ә үзенең яңа сезондагы беренче алкасын кертте. Аңа нәтиҗәле пас бирүчеләр арасында булган Кирилл Петров исә 5 минуттан тагын бер мәртәбә уңышка иреште. Шулай итеп очрашу Казан командасы файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды. «Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов бу матчта бер алка да керттермичә иң яхшы уенчыларның берсе булып танылды.

Салават Юлаев (Уфа) – Ак барс (Казан) – 0:3 (0:0, 0:1, 0:2)
0:1 Петров (Токранов, Сафонов, 34:42, күплектә)
0:2 Кагарлицкий (Шипачёв, Петров, 45:44)
0:3 Петров (Кагарлицкий, Хафизуллин, 50:04, күплектә)


Фикер өстәү