Зәй районының Югары Пәнәче авылында кич утырганнар

Зәй районының Югары Пәнәче авылында кич утыру йоласын гадәткә керткәннәр. Авыл халкы яшь чакларын искә төшереп, гармун көенә кушылып, борынгы җырларны башкара.

–Элек авыл кешесенең бар эшкә вакыты җиткән. Чишмәдән суын да ташыган, кул белән керен юган. Сыерын да саугач, кич утырырга җыелган. Хәзер эшләр күпкә җиңеләйсә дә, вакыт тиз уза. Эшеңне бетергәнче, төн җиткән була. Ә күңел яшь чакларны сагынып куя. Шаян сүзе, биюе, җыры да утырмаларда була иде бит. Шуларны искә алып, җәйге ямьле кичләрдә кич утыруны оештырдык. Көзен дә дәвам итәргә ниятебез бар. Илебез генә тыныч булсын иде, –ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Авыл кечкенә түгел, монда 300гә якын кеше яши. “Ватсапта”га авыл төркеменә язып, гармунчылар яшәгән йорт янында җыелу урынын билгеләгәннәр. Кичке сәгать 7 дә башланып киткән уен кичкә кадәр дәвам итеп, авылны сихри моңга күмгән. Гармунчы Айдар һәм Илдар Вәлиәхмәтовлар гармунда дәртле көйләр башкарган. Авыл халкы “алтылы”, “сигезле” биюләрен биегән, онытыла башлаган борынгы татар халык җырларын искә төшергән. Тирә-юньдә йөгерешкән балалар да өлкәннәргә кушылып күңел ачкан.
–Мәдәният йортында эшләп килүче ветераннар һәм “Сердәшләр” клубы активистлары да кич утыру йоласында үз сәләтен күрсәтә. Һәр җырның сүзләрен яттан белә алар, гармунчылар гына җитешсен. Икенче көнгә мондый кичләр башка йортның капка төбендә дәвам итте. Мондый кичләр күптән күрешмәгән авылдашларны да берләштерә, –ди Илһамия Гарифуллина.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү