«Шаян ТВ» телеканалы яңа җырлар барлау максатыннан «Балачак җыры» концертларын оештыра

«Шаян ТВ» телеканалы инде өченче ел рәттән балалар өчен яңа җырлар барлау максатыннан «Балачак җыры» бәйгесен оештыра. Быел исә шушы җырларны тамашачыга җиткерү өчен концертлар да үткәрә башлаганнар.

Бу эшне алар Татарстан Президенты каршындагы Татар телен, Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә башкара. Концертлар Казанның мәдәният йортларында («Мәскәү», «Тимерьюлчылар», «Чулпан», «Сәйдәш» һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәни үзәкләрдә) узачак.

«Шаян ТВ» телеканалы баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова сүзләренчә, концертлар уздыру идеясен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов тәкъдим иткән. «Әлеге концертларны башлар алдыннан без бик күп уйландык. Нәтиҗәдә «Сәйлән» фестивале җиңүчеләрен дә «эшкә җиктек». Алар сәхнәдән «Балачак җыры»нда җиңү яулаган әсәрләрне яңгыратачак», – дип сөйләде ул.

«Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева фикеренчә, «Балачак җыры» концертлары  гади генә тамаша түгел. «Бу концертларда балалар балаларны тәрбияли. Тамаша залында утырган балалар сәхнәдәге яшьтәшләреннән үрнәк ала, татар телен камилрәк белергә, өйрәнергә омтыла. Балаларыбызга мондый мохит тудыра алуыбыз безне бик сөендерә. Нәтиҗәсе дә яхшы булыр дип уйлыйм», – диде ул матбугат очрашуында.

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы Эльмир Низамов әлеге проект балаларда музыкага карата зур кызыксыну уята дигән фикердә. «Бәйгегә килгән кайбер җырларның авторлары – балалар. Аларда без шул рәвешле җырга, музыкага карата мәхәббәт тәрбияли алабыз икән, киләчәктә мул җимешләр алачакбыз. «Балачак җыры»нда «туган» җырларның язмышы турында әлегә әйтә алмыйм, ләкин иң-иңнәренең «алтын фонд»ыбызга керәчәгенә шигем юк», – диде композитор.

Инде әйтелгәнчә, «Балачак җыры»ның төп миссиясе – балалар җырларына булган кытлыкны бетерү. Бу җәһәттән әлеге бәйгедә җиңгән җырлардан махсус җыентык тупланган. Моннан тыш, аларга заманча аранжировкалар ясала, сыйфатлы клиплар төшерелә. Рамилә Сәхабетдинова сүзләренчә, шул рәвешле яңа җырларга ихтыяҗ мәсьәләсе дә хәл ителә. «Җырларга ясалган аранжировкалар, сүзләре – барысы да безнең рәсми сайтта бар. Без шәһәр мәктәпләре белән генә түгел, районнар белән дә элемтәдә торабыз. Укытучылардан, бу җырлар безгә күптән кирәк иде, күбрәк языгыз, дигән сүзләр, рәхмәт  ишетәбез», – диде ул.


Фикер өстәү