Татарстан полициясе Казанда урланган акчаны Чаллыда эзләп тапкан

Лениногорскида яшәүче 40 яшьлек ир-ат Казанга эш буенча килгәч, машинасын Җиңү проспектында урнашкан сәүдә үзәкләренең берсе янына калдырып, үзе эшләре буенча китеп бара. Машина салонында исә 420 мең сум акча салынган рюкзак була.

Эшен тәмамлап, кире әйләнеп килгәч ул машинасының ишеге ачык икәнен күрә. Әмма шикле нәрсә күрмәгәч, рюкзагын да тикшереп тормый. Акчасы юкка чыкканын соңыннан гына абайлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Хокук сакчылары күзәтү камералары аша карагач, хуҗасы китеп торган арада автомобиль янына билгесез ир-атның килгәнен күреп ала. Башта ул машинаның бер ишеген, аннары икенчесен ача, салон эчен тикшерә. Соңыннан сәүдә үзәгенә кереп югала. Бу хәл 24 майда була.
Шикле кешене икенче көнне Чаллыда тоткарлыйлар. Красноярскида яшәүче 33 яшьлек ир-ат гаебен таный һәм ни өчен бу адымга барганын сөйләп бирә. Баксаң, ул машина хуҗасының сәүдә үзәгенә килгәч, ничек итеп акча санаганын, аннары машинасының ишекләрен бикләмичә китеп барганын күреп калган икән. Полиция хезмәткәрләре тоткарлаганда акчаның 200 мең сумы инде җилгә очкан була, дип хәбәр итә Казан буенча эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү