Татарстан уку йортларында иминлек чаралары көчәячәк

Ижау мәктәбендәге атыштан соң Татарстан уку йортларында иминлек чаралары көчәячәк. Хәзер барлык балалар бакчаларында, мәктәпләр һәм көллиятләрдә хәтәр турында кисәтү төймәләре, видеокүзәтү, керү-чыгу системалары, шулай ук сак хезмәткәрләренең эше тикшерелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә караганда, муниципалитетларның мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә шундый карар кабул ителгән. Уку йортлары хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрелгән, җаваплы кешеләр куркыныч янау очрагында гамәлләр эзлеклелегенә өйрәтелгән.

Моннан тыш республикада психологик ярдәм алу өчен «кайнар линия» телефоны эшли. Ата-аналар һәм балалар психологик ярдәм хезмәтенә бушлай шалтыратып (+7(843) 294-95-70), мәктәпләрнең иминлеге буенча үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга мөмкин. Министрлыкта белдерелгәнчә, уку йортларында иминлекне тәэмин итүдә кимчелекләр ачыкланганда кичекмәстән чаралар күреләчәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Ижау шәһәренең 88 нче мәктәбендәге атышта 17 кеше, шуларның 11е – бала, һәлак булган. Зыян күрүчеләр  саны 25кә (23 бала һәм 2 өлкән кеше) җиткән. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, аларның өчесе – чиктән тыш авыр хәлдә. Татарстан, зыян күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, күрше республикага нейрохирурглар, анестезиолог, реаниматолог, травматолог, психиатр, психологлар – барлыгы 18 белгеч җибәрелгән.


Фикер өстәү