Мөселманнарга гендер пати уздырырга ярыймы? (Рамил Юныс ҖАВАБЫ)

– Бала туганчы табиблар әллә ничә тапкыр УЗИ үтүне таләп итә. Теләгән кеше алдан сабыеның җенесен дә белә ала. Хәзер кайберәүләр баланың җенесе ачыкланганнан соң, зурлап кунаклар җыеп, гендер пати үткәреп, башкаларга игълан итеп, бәйрәм итү модага керде. Яулыклы блогерлар да әлеге бәйрәмнән читтә калмый. Мөселманнарга андый бәйрәмнәр уздырырга ярыймы?

С. Зәйниева. Казан.

Сорауга башкалабыздагы Иске таш мәчет имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирә.
– Дини кануннарга туры килмәгән, бармактан суырып уйлап табылган бидгать бәйрәм булып санала бу. Баланың дөньяга исән-сау тууын Аллаһтан сорау урынына тузга язмаган әллә нинди чаралар уздыралар. Әле дөньяга киләме-юкмы, нинди бала ул?! Диннән кире мәҗүсилеккә киттек, ахыры. Күңелгә шом керә, – диде ул.

Җавапны Рәшит Минһаҗ әзерләде.

Фото: forexdengi.com


Фикер өстәү