Икътисади кризис булмасмы?

Икътисад ул – янчык. Бу янчыктан мәктәп, хастаханә, балалар бакчалары, юл һәм башка ихтыяҗлар өчен акча тотыла. Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы утырышында икътисад төшенчәсен шулай аңлаттылар. Татарстанның «янчыгы» нинди хәлдә, алга таба ничек булыр, нинди бурычлар тора – белгечләр шул хакта фикер алышты.

Очрашуның модераторы – Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, икътисад ул – киләчәкне билгеләүче фактор. Аның үсеше өчен шартларны бүгеннән үк тудыру кирәк. Утырышта катнашучылар исә республикада шартлар барлыгын исбатларга тырышты, Татарстанның күп еллар илнең икътисади терәге булып торуын да яшермәде. Моңа дәлилләр дә юк түгел. Хәтта коронавирус пандемиясе шартларында да Татарстан бер урында таптанып тормады, ә үсеш нокталары эзләде.
Татарстан Дәүләт Советының бюджет, икътисад, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин сүзләренчә, 2020 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча федераль, төбәк һәм җирле бюджетлар, узган ел белән чагыштырганда, 122,6 млрд сум югалткан. Тик, пандемия сәбәпле, салым керемен югалтса да, республикада бер генә программа да гамәлгә ашырылудан туктатылмаган. Татарстанда хәтта федераль бюджеттан акчалата ярдәм тимәгән бизнес өлкәләренә дә ярдәм итү җае табылган.
Татарстан икътисады – кеше хакына. Рөстәм Миңнехановның сайлау алды шигаре дә шундый. Моның хакыйкатькә туры килүен республикада тормышка ашырыла торган программалар да дәлилли. Айрат Фәррахов та шундый фикердә.
– «Безнең ишегалды» Президент программасы, ФАПлар төзү, эшмәкәрлеккә ярдәм, үзмәшгульлек программалары – барысы да кеше тормышының сыйфатын арттыруга юнәлтелгән, – ди ул.
Айрат Фәррахов очрашуда белгечләргә сораулар белән дә мөрәҗәгать итте.
Депутат коронавирус чорында кайбер илләрнең күпләп акча бастыруын һәм үз халкына тарата башлавын искә төшерде, АКШны мисал итеп китерде. Бездә бу мөмкин идеме?
«Ак Барс Банк» идарәсе башлыгының беренче урынбасары Радик Сәлахетдинов фикеренчә, ил һәм республика хакимияте күргән чаралар төгәл һәм нәтиҗәле иде. Башка илләрдә кабул ителгән чараларның нәтиҗәсен исә алдагы ярты елда күрергә мөмкин булачак. Икътисади кризис булмас дип ышандырды ул.
«Газпром төбәкарагаз Казан» җәмгыяте генераль директоры Ринат Сабиров та «Татарстан икътисады – кешеләр өчен» дигән сүзләрне үз тармагы мисалында дәлилләп күрсәтте.
– Коронавирус чорын гына алыйк. Март-апрель айларында «Татнефть» 900 млн сум акчаны республикага битлекләр, тегү өчен җитештерү линияләрен сатып алуга юнәлтте. «ТАИФ» компаниясе «Татнефть» белән берлектә төбәкнең бөтен көньяк-көнчыгышын саклану чаралары белән тәэмин итте. Бу да – социаль җаваплылыкның бер үрнәге, – ди ул.
Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин исә, икътисад халыкның фикерләве, әхлагы, үз-үзен тотышына карап та нигезләнә, ди. Ул кешеләрне тәрбияләүдән битәр тарихи, мәдәни кыйммәтләрне, телне саклау да мөһим дип саный.
Очрашуда катнашучылар азакта икътисад нигезендә кеше белән хакимият арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр ята дигән бердәм фикергә килде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү