Президентка нинди проектлар тәкъдим ителде?

Татарстан Президенты Республика Инвестиция советының чираттагы утырышын уздырды.  Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, эпидемиологик вазгыятькә кармастан, инвестицияләр җәлеп итү һәм Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыру – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Республика үз үсешен дәвам итәргә тиеш», – диде ул. Утырышта тәкъдим ителгән 7 проектның барысы да хупланды.

* «ИТЛЕ КИТЧЕН» әзер ризык җитештерүне җайга салмакчы. Ул «Яшел Үзән» сәнәгать паркында урнашачак һәм 2021 елда эшли башлаячак. Елына 3,6 мең тонна ризык җитештермәкчеләр.

*»Консорциум строительных компаний» ҖЧҖ «HalalGuideMall» сәүдә үзәге төзергә җыена. Анда хәләл ризык, хәләл-сатып алу һәм хәләл-фитнес юнәлешләренә өстенлек биреләчәк.

*»Умные машины» ҖЧҖ сәүдә тармагы өчен заманча суыткыч җайланмаларын җитештерүне оештырырга ниятли. Елына 30 меңгә якын чамасы җиһаз җитештерү күз аллана.

*Татарстанның Авиация һәвәскәрләре федерациясе Балык Бистәсе районында  аэрошәһәрчек булдыру проектын эшләгән. Биредә кече һәм эшлекле авиацияне үстерергә, ял итү зонасын булдырырга ниятлиләр.

*Израильнең «Alishech Ltd.» компаниясе республика территориясендә кан плазмасын фракцияләү буенча завод төзергә тели, җитештерү куәте елына 500 тонна эшкәртелгән плазма булачак.

*»ХЭДМЕЙД» компаниясе зиратлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәетләрне җирләү буенча хезмәт күрсәтү буенча «Мемориал» проектын тәкъдим итә. Система 2015 елда эшләтеп җибәрелгән һәм Казанның 13 зиратында гамәлгә кертелгән.

*»Түбән Кама» сәнәгать паркының икенче өлешендә 20 яңа резидент урнаштыру һәм 1,6 меңгә кадәр яңа эш урыны булдыру күздә тотыла.

 

 


Фикер өстәү