Өч машина катнашында коточкыч юл һәлакәте булган, гомере өзелүчеләр дә бар

Чаллыда өч җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр иткән.

Кичә көндез Чаллыда Машина төзелеше урамында «Дженезис», «Киа» һәм «Мерседес» җиңел машиналары бәрелешкән.

Авариядә бер автомобильнең шоферы шунда ук үлә, икенчесе җитди җәрәхәтләр ала, аны җирле хастаханәгә алып китәләр.

 


Фикер өстәү