Илшат Нуриев: «Иң зур байлыгыбыз — халык»

Тукай китабы һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев безне әнә шулай каршы алды. Ихлас сүзләр иде ул. Ихлас булмаса, башлык җавапларында шигъри сүзгә мөрәҗәгать итмәс, укучыларга күчтәнәч итеп Тукай сүзен җиткермәс иде. Без исә әңгәмәдә  Арчаның үзенчәлеген, халкының төп билгеләрен ачыкларга тырыштык.     

– Илшат Габделфәртович, сезнеңчә Арчаның төп үзенчәлеге нәрсәдә?

– Арча – мәгърифәт үзәге, аны язучыларның мәккәсе дисәң дә була. Әдипләр Арчаны, Казан артының үзәге, татар теленең бишеге, дип атый. Тикмәгә генә бездә иң күп музейлар оешмагандыр. Икенчедән, безнең халкыбыз бик тырыш. Сез, бөтен җирдә дә халык тырыш, диярсез. Әмма миңа бездә аеруча тырыш халык яши кебек тоела. Без  ашлык суктыру буенча беренче өчлектә. Сөт җыю буенча район тарихында беренче тапкыр 200 тоннага чыктык.

– Арча халкының төп билгесе нинди?

– Укымышлылык. Дөрес, районның Казанга якын булуының уңай һәм тискәре яклары бар. Шушында эшли башлаган кешеләр азрак кына күзләре ачылуга Казанга китеп бара. Нишлисең, мәгърифәт үзәге дибез икән, башкаланы кадрлар белән туендыруга әзер булырга кирәк. Гыйлемле кеше барыбер алга омтыла. Бер авылда олы яшьтәге абзыйлар белән сөйләшеп тордык. Берсе, авылдан кеше китеп бетте, энем, ди. Икенчесе, безнең авыл укымышлы, шуңа күрә китеп беттеләр, ди. Урбанлык процессы шулай барыр инде ул. Бүген авыл мәктәпләре бушый, шәһәрдәгесендә, киресенчә, урыннар җитми. Өч мәктәптә икенче смена оештырырга уйлыйбыз. Ә бит район үзәгендә белем бирү оешмаларын аз дип тә әйтеп булмый. Мин эшләгән дәвердә генә дә 9 балалар бакчасы, ике мәктәп салдык.

– Районның төп байлыгы, керем чыганагы нәрсәдән?

– Төп керем чыганаклары – игенчелек һәм терлекчелек. Ә иң зур байлыгыбыз – халык.

– Арчада һәр татар кешесе булырга тиешле биш урын дип кайсыларын әйтер идегез?

– Иң әүвәл Тукайлы урыннар – Кушлавыч, Кырлайны атар идем. Аннан соң  Арча үзәге музейларына рәхим итегез. Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗани үскән Ташкичү авылында, генерал Гани Сафиуллинның туган җире – Иске Кишеттә, Курсави авылында булырга кирәк. Бездә тарихи урыннар бихисап. Шәхесләр белән бәйле истәлекләр дә җитәрлек. Мәсәлән, атаклы җырчы Федор Шаляпин Арчада белем алган. Ул аны караңгы урын дип атый. Чөнки Арчада театр юк, ә аның җырлыйсы килә. Шуңа Казанга ымсына.

– Арча кунакларны иң күп кабул итүче район дисәк, дөресме?

–  Елына 45 мең  туристны кабул итеп алабыз. Кырлайда Кыш бабай резиденциясе эшли башлады, аңа да кеше күп килә. Тукай мемориаль комплексы – туристлар үз иткән урыннарның берсе. Сүз уңаеннан, киләсе елга Тукайның тууына 135 ел тула. Музейларның концепциясен үзгәртү буенча фикер алышабыз, туристларны тагын да күбрәк тарту турында уйлашабыз.

– Китапны кулыгызга еш аласызмы?

– Мин бик күп укыйм. Кызганыч, хәзер планшеттан укырга ияләндем. Бу бик үк әйбәт түгел. Китапны кулга алып, кәгазь исен тоеп, ләззәтләнеп укырга кирәк.

– Соңгы укыган авторыгыз кем иде?

– Сез керер алдыннан гына Тукайны укып утыра идем. Тукай китабы  һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш. Аның һәр әсәре укыган саен яңа яктан ачыла. Шуңа күрә Тукай иҗатының әле бик күп серләре ачылмаган дип уйлыйм. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укырга яратам. Миңа китап бүләк итәләр икән, алар белән танышып чыгарга вакыт табам. Әле менә өстәлемдә – Сания Әхмәтҗанова китабы. Аны укый башладым.

– Һәр районның үз бизәге була. Ул я төсләрдә чагыла, я урамны бизәп торган агачларда. Арчаның шундый табигый билгесе бармы?

– Арчаның табигый билгесе – артыш агачы. Ул һавасы чиста булган җирләрдә генә үсә.

Саннар

Гомуми мәйданы – 1843 квадрат километр

Районда 52 мең кеше яши, шуның 92 проценты татарлар

128 авыл бар

Кышкар, Ташкичү, Курса мәдрәсәләре бар.

Казан арты мәгарифе традицияләрен 1930 елдан Арча педагогия училищесы дәвам итә.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү